Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

«Сугыш хатын өчен түгел... »

Зоя Михайловна  - бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, тырыш хезмәте белән укучылары, хезмәттәшләре, авылдашларының хөрмәтен яулаган педагог. Бүген аның укучылары республикабыз, районыбызның төрле тармакларында намуслы хезмәт итә.

Зоя Михайловна 1931 елда Мамадыш районы Иске Мочалкино авылында туган. Гаиләдә җиде бала булалар. Сугыш башланган елда мәктәпкә укырга керә.  Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Зояны Мамадыш педучилищесына имтиханнарсыз кабул итәләр. Кызны юллама белән Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрәләр. Башта математика укыта, аннан башлангыч класс укучыларына белем бирә. Ул гаилә бәхетен дә шушы авылда таба. 1956 елда Сарсаз-Баграж егете Василий белән гаилә корып җибәрәләр.  Зоя апа бүгенге көндә кызы Роза белән кияве Алексей тәрбиясендә яши.  Бу тормышның бик күп авырлыкларын күргән шундый якты, матур, мул тормышлы киләчәк турында хыялланырга да курыккандыр. Ә юбилее көнне, әйтерсең, ул ханбикә иде! Башына корона киеп, якыннары янәшәсендә балкып, рәхәтләнеп аралашты, үткәннәрне искә төшерде.