Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

День конституции Российской Федерации. «12 декабря – День Конституции» - информационный час

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн. 1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләт төзелешенең, властьның вәкаләтле, башкарма һәм мәхкәмә органнарын оештыруның, җирле үзидарә системасының нигезләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм бурычларын билгели, шулай ук Конституциягә төзәтмәләр кертү, кабат карау тәртипләрен дә күрсәтә. Китапханәдә әлеге мөһим көн уңаеннан балалар белән мәгълүмат сәгате үткәрелде.