Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Чишмә – яшәү чыганагы

Безнең әби - бабаларыбыз электән үк суның кадерен белгәннәр, һәрбер суны - зурмы ул, кечкенәме аерым исем белән атап йөрткәннәр.  

          Нәрсә соң ул чишмә?  Җир астыннан агып чыга торган суны чишмә дип атаганнар. Бу чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр. Алар ага-ага елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга кушылалар. Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки, күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр дә чыгарган. Һәр атама үзе бер тарих ул. Безнең Сарсаз-Баграж авылы, исеменнән  аңлашылганча сазлы урынга утырган. Шулай булса да авылыбызны чишмәләргә бай дип әйтеп булмый. Югары очтан урманга таба барганда “Аракы суы” чишмәсе, Оренбург урамында “Антон кое” сы, басу артындагы “Марҗый”,  Кыргыз очында “Чөкери” чишмәләре бар.

         Оренбург урамында җир астыннан чишмә акрын гына агып яткан. Шул тирәдә яшәүче Лукьянов Антон бабай чишмәгә бура бураган, тирә-ягын тәртиптә тоткан. Аның хөрмәтенә чишмәгә “Антон кое”сы исемен кушканнар. Бу чишмәдән бүген дә авыл халкы файдалана. Мәктәп укучылары, бакча балалары экскурсиягә баралар.

         Ә безнең, кыргыз очындагы “Чөкери” чишмәсе элек урман эчендә булган. Суны 1950-1960 еллар тирәсендә авылга төшергәннәр, авыл халкы чишмәдән файдалана башлый. Суны авыл эченә торбалар ярдәмендә җибәргәннәр.

        Ә “Чөкери” сүзенең килеп чыгышы турында бернинди язма да сакланмаган. “Чөкери” сүзе нәрсәне аңлата, килеп чыгышы нәрсәгә бәйле, - дип авылдашларыма сорау бирдем.  - Чишмә урман эчендә аккан вакытта авыл яшьләре җыелышып, чишмә янында төрле уеннар уйнаганнар, бер-берсе белән танышканнар, кавышканнар. Бәлки яшьләрнең чөкердәшеп сөйләшүләреннән чыккандыр, - дип җавап бирде Мария түти. Ә Анна әби “Ике яр арасындагы чокырда урнашканга Чөкери дип атаганнардыр”, - дип кушылды.  - Элекке вакытта чишмә чөкер-чөкер килеп, дулкынланып, шаулап аккан, - дип үз фикерен белдерде өченче авылдашым. Шуннан чыгып бабаларыбыз “Чөкери” дип атама биргәннәрдер. 

         Соңгы елларда чишмәнең бурасы череп ауды, суы кимеп, элеккеге кебек шаулап акмый башлады. Быел авыл советы ярдәме белән чишмәгә олы бетон коелар урнаштырылды. Качману көнне коену өчен аерым өй салынды, ял итәргә беседка ясалды, чишмә тирәсе тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды. Чишмәне торгызу, элекке хәленә китерү өчен җирлек башлыгы  Павел Николаевич Минеев зур көч куйды. Аңа һәм изге эштә  үзләренең өлешен керткән кешеләргә сарсазбагражлылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Чишмәне октябрь аеның матур бер көнендә Зәйдән Александр Расторгуев килеп изгеләндерде. Хәзерге вакытта чишмә тирәсе бик матур. Бу урын Сарсаз-Баграж авылының күркәм урыннарының берсенә әверелер дип ышанам.