Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

"Покрау чыңы" бәйрәм концерты

           Казан шәһәрендә Зәй керәшеннәре айлыгы бара. Шул уңайдан 14 октябрь Казан шәһәренең  Халыклар дуслыгы йортында “Покрау чыңы” дип аталган бәйрәм концерты булды. Бу бәйрәмдә  Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Сәвәләй авылы халкы туй йоласын күрсәттеләр.