Әңгәмә – «Терроризм – җәмгыять өчен куркыныч»
21 сентябрь көнне китапханәдә Баграж җирлегенә кергән авыл мәдәният хезмәткәрләре белән «Терроризм – җәмгыять өчен куркыныч» дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Безнең алда Сарсаз-Баграж мәдәният йорты директоры Алексей Петрович Г. чыгыш ясады. Ул үз чыгышында контрольне көчәйтү, игътибарны тагын да арттыру мәсәләләрен әйтте.