«Петров день» фольклорный праздник
12 июль көнне Сарсаз-Баграж авылы Кашка тауда елда уза торган Питрау бәйрәме булды. Кашка Тау итәгендә уза торган милли бәйрәмебез - Питрау бәйрәме быел да гөрләп узды. Питрау бәйрәме ачылышы тантанасында мәдәният хезмәткәрләре, күрше авылдан килгән кунаклар белән бергә анда Сарсаз-Баграж китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Халкыбызның йолаларын күрсәттек. Питрау бәйрәме ачылышы тантанасында катнаштык. Шулай ук Питрау чибәре конкурсында катнашучы Ләйсән Халикова һәм Вероника Журавлева белән төрле шигырь, уеннар өйрәндек.