Всемирный день мира. «Белем көне». («День знаний»)
Беренче сентябрь... Көзнең беренче көне... Беренче кыңгырау... Беренче укытучы... Белем иленә беренче адымнар...
Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары өчен дә беренче сентябрьда мәктәпкә чакырып кыңгырау шалтырады. Шул уңайдан, укучыларны һәм студентларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын чын күңелдән бүгенге Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез! Укуыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа белемнәр алган вакытта күзләрегездә очкыннар ялтырап торуын телибез!