Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Рисование по теме «Без әкият яратабыз»

2021 ел - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, шул уңайдан китапханәдә балалар белән «Без әкият яратабыз» дигән темага рәсем ясадык. Моның өчен әзерлек алдан ук башланды. Татар  һәм рус халык әкиятләре белән беррәттән Габдулла Тукай һәм Абдулла Алиш әкиятләрендә укыдык. Аларның эчтәлеге буенча фикер алыштык. Үзләренә охшаган әкияттән яраткан геройларын рәсемгә төшерделәр. Соңыннан балалар кызыксынып китапларны өйләренә дә яздырып алып киттеләр.