Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Проведения национального праздника плуга татарского народа – Сабантуя. «Сабантуй – милли бәйрәмебез»

13 июль ккөнне Сарсаз-Баграж авылында милли бәйрәмебез – Сабантуй узды. Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Бер атна кала Баграж җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл активистлары, милли киемнәрдән бәйрәмгә бүләк җыйдылар. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич М. ачып җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә Казаннан килгән җырчылар чыгыш ясады, алып та барды. Халык өчен берсеннән-берсе кызыклырак уеннар оештырылды, бүләкләр таратылды. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.