Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

"Әдәбият һәм туган җир" фестивале

22 апрель көнне, Сарсаз-Баграж мәдәният йортында китапханәчеләрнең «Әдәбият һәм туган җир» дип аталган фестивале узды. Бу фестивальдә Югары Баграж, Сармашбаш, Урта Баграж һәм Югары Налим китапханәчеләре дә катнашты. Кичәне Алексей Петрович җитәкчелегендәге «Баграж буйлары» ансамбле үзенең «Арумысез, карендәшләр» җыры белән башлап җибәрде. Килгән тамашачыга төрле-төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде. «Илһам алып туган җирдән», «Туган якның гүзәл төсләре», «Кулларыннан гөлләр тама» кебек күргәзмәләр бар иде. Бу күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигешләр, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли орнаментларыбыз төшерелгән тәлинкәләр, кулдан бәйләнгән курчаклар куелды. Китап инсталляциясе «Гыйлем коесы» дип аталды. Фотога төшү өчен  «Кадерле туган ягым» исемле фотозона эшләде. Күргәзмәләр тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

            Бәйрәмне китапханәчеләребез Мария Князева белән Марина Халикова алып барды. Һәрбер чыгыш матур итеп шигырь белән тәкъдим ителде. Халкыбызның «Бәрмәнчек» йоласы күрсәтелде. Кичәбездә балалар катнашуы ямь өстәде. Сарсаз-Баграж мәктәбенең «Сандугач» балалар фольклор ансамбле зур алкышларга күмелде. Шулай ук нәни дусларыбыз - Ильвина Гизатуллина, Вадим Мартемьянов, Эльвина Макарова, Алексей Красновлар матур итеп халкыбызның кием үрнәкләрен күрсәтеп биеделәр. Ә татар халкының милли киемен Сармашбаш авылыннан килгән кунагыбыз Тәнзилә Садикова күрсәтте.

           «Халкым шигърияте минем иҗатымда» исемле ачык микрофонда авылыбыз шагыйрәсе Валентина Николаева, Югары Налимнан Разия апа Рамазанова, Миләүшә апа Хәйруллина, Сармашбаш авылыннан Рәзилә апа Камалиева, Урта Баграждан Анна апа Кондрабаева, Югары Баграждан Татьяна Миронова берсеннән берсе матур шигырьләрен укыдылар. Шулай ук шигырь яратучы - Нурия апа Сафина, Зарина Баранова, Зәйнәп Шәфигуллина матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Китапханәчеләребез флешмоб итеп якташыбыз Никифор Тукмачевның «Туган җирдә» дип аталган шигырен сайлаганнар иде. Бәйрәмебез татар халкының гимны - «Туган тел» белән тәмамланды. Кичәбезгә бәяне китапханә директоры Сәрия Минегалиевна Батршина бирде.