Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Батырлык сәгате “Гагарин – беренче космонавт”

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Шул хакта китапханәдә балалар белән "Гагарин - беренче космонавт" дип аталган батырлык сәгате үтте.