Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Фестиваль-конкурс «Безнең сәламәтлек - безнең кулларда»

25 нче март көнне Сарсаз-Баграж авылы китапханәсе районда китапханәләр арасында уза торган «Сәламәтлек – яшәү рәвеше» фестивалендә «Безнең сәламәтлек - безнең кулларда» дип аталган чара белән катнашты. Бу кичә дә  сүз – сәламәтлек турында барды. Аның кеше тормышындагы иң мөһиме икәнлеге әйтелде. Кичәдә Баграж авылы җирлеге башлыгы - Павел Николаевич катнашты. Ул авыл җирлекләре арасында Баграж җирлегенең алдыңгылар рәтендә баруын әйтте. Соңгы елларда Баграж җирлеге районда уза торган спартакиадада 1, 2, 3 урынннарны алган.

            Сәламәтлек кичәсендә Сарсаз-Баграж укучылары катнашты. Алар башкаруында рус халык әкияте «Шалкан» күрсәтелде.  Флешмоб, сәламәтлек темасына хор белән шигырь сөйләүләр дә булды.  Барлык балаларда чын күңелдән, рольгә кереп  уйнадылар. Шулай ук сәламәтлек темасына «Мин һәм минем сәламәтлегем» исемле презентация күрсәтелде. Буклет, логотип, плакатта ясалган иде.  Балалар белән бергәләп, «Сәламәт булу өчен нишләргә?» дигән сорауга кагыйдәләр язып сәламәтлек агачына яфраклар ябыштырдык. Соңыннан «Мин үз сәламәтлегемә нинди бәя бирер идем» – дигән сорауга төсле алмалар белән җавап бирделәр.

              Җиләк-җимеш салатын әзерләп һәм аны матур, эчтәлекле итеп Галина Минеева тәкъдим итте. Кичә дә  кунак булып Андрей Кузьмин катнашты. Ул үзе язган «Без миллион» шигырен укыды. Аның шигыре залда утырган берүне дә битараф калдырмады.

            Шулай ук сәламәтлек темасына «Сәламәт яшәү рәвеше», «Сәламәт булыйм дисәң...», «Сәламәтлек үз кулларыбызда» дип аталган китаплар күргәзмәсе һәм «Табигать шифаханәсе» исемле дару үләннәреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде.