Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Просмотр мультфильмов по сказкам народов мира

12 март көнне Сарсаз-Баграж гомуми белем мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөрүче балалар белән мультфильмнар карау оештырылды. Татар халык әкияте “Үги кыз”, рус халык әкияте “Шалкан” әкиятләрен карадык. Шулай ук Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык”, Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадык. Соңыннан балалар белән әкият буенча сорауларга җавап эзләдек.