Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Всероссийская акция "Через сказки к миру и согласию: читаем народные сказки на родном языке"

3 март көнне Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Бу көнне Республика балалар китапханәсе 14 яшькә кадәрге балаларны «Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра. Сарсаз-Баграж китапханәсе дә бу акциягә кушылды. Китапханәче Марина Халикова Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә татар халык әкияте "Ай белән кояш" әкиятен укыды.