Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

День защитника Отечества «Ватанны саклаучылар көне»

       Нәрсә соң ул Ватан? Ватан – ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләре - туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге аларның җилкәләренә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өсләрендә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганнары  өчен рәхмәт аларга! Беркайчан да авырмагыз, сау-сәламәт булыгыз. Көчле иңнәр ышыгында без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле, бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.

           Сарсаз-Баграж мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт җыр-биюләр, юмор белән үрелеп барды. Укучы кызлар башкаруындагы "Смуглянка", кечкенәләрнең "Каеннар шаулый" җырына  биюләре кичәгә бигрәк тә ямь өстәде. Һәр бәйрәмебездә катнашучы "Ике әби"нең кызыклары, "Армия маҗаралары" скетчлары халыкның күңелен күтәрде. Беренче тапкыр гына катнашучы җырчыларыбыз - Николаева Валентина, Маликова Тәслимәнең җырларын тамашачылар яратып кабул итте. Шулай ук концертта яшь башкаручылар - Алексей Краснов, Никита Харитонов, Эдуард Белголов җырлары алкышларга күмелде. "Баграж буйлары" ансамбле кызлары да сынатмады. Концерт мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.  

       Сарсаз-Багражлылар оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.