Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Мәгълүмат сәгате «Газета-журналлар дөньясында»

2021 нче елда авыл китапханәсенә бик күп санда газета-журналлар килә. Әгәр дә вакытында языла алмаган булсагыз, китапханәгә килегез. Кечкенәләр өчен - «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй», «Салават күпере»; мәктәп укучылары өчен - «Ялкын», «Сәхнә», «Сөембикә», «Безнең мирас», «Казан утлары»; ә зурраклар өчен - «Идел», «Татарстан» журналлары, «Зәй офыклары», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан», «Туганайлар» газеталарын укый аласыз. Рәхим итегез!
Китапханәдә даими китап укучыларыбыз өчен бүген «Газета-журналлар дөньясында» исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Биредә без районда һәм республикада чыгучы вакытлы матбугат белән таныштык.