Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Китап күргәзмәсе - «Туган телем-татлы телем!». «Туган тел» - әдәби кичә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов 2021нче елны Татарстанда Туган телләр һәм халыкара бердәмлек елы дип игълан итте. Шул уңайдан 22 январь көнне Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә «Туган телем – татлы телем» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар белән «Туган тел» исемле әдәби кичә үткәрелде. Туган телгә багышланган шигырьләр укыдык, фикер алыштык. Туган телебезгә  карата ярату,  ихтирам хисләрен тәрбияләүне максат итеп куйдык.