Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Кышкы урманга сәяхәт

Кыш – ел фасылының иң салкыны. Алтын көз айлары узгач, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җиргә коелалар. Шулай итеп, кыш үзенең келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та салкынча елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән матур.
Чын кышны бары тик урманда гына тоярга мөмкин. Шул уңайдан, без - Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре кышкы табигатькә сәяхәт оештырдык. Чаңгылар белән матурлыкка сокланып саф һавада йөрү – күңелләргә рәхәтлек бирә, сәләмәтлеккә дә файдалы. Урманнар, кырлар, яз җиткәнче ап-ак юрганга төренеп тыныч кына тирән йокыга талганнар. Агачлар арасында җәнлек эзләре күренә. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем серә.
Кышкы табигать искиткеч матур, ул агач буйларыннан узып киткәндә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел.