Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Конкурс рисунков "Снег да снег кругом"

Елның иң салкын вакыты - кыш, бураннар һәм  салкыннар чоры. Бер үк вакытта, кыш күбебез өчен елның иң яраткан вакыты булып тора. Чөнки кыш - күңел ачу һәм бәйрәмнәр чоры, күптән көтелгән Яңа елны, Раштуаны, Иске Яңа елны каршы алабыз. Кыш безнең өйгә шатлык китерә. Барыннан да күбрәк кышны балалар көтә. Чөнки аларны күп кенә күңел ачу чаралары көтә - чана, тимераяк, чаңгы да шуарга, кар көртләре белән уйнарга, кар бабай ясарга була. Бары тик Яңа ел бәйрәмендә генә безнең өйләрне урман кунагы - яшел чыршы бизи. Аны без, балалар белән матур итеп бизәп куябыз. Шул уңайдан, балаларның кыш һәм кышкы күренешләр турындагы белемнәрен ныгыту өчен, китап укучы балалар арасында «Кыш» темасына рәсем ясау буенча конкурс үткәрдек. Балалар бик шатланып катнаштылар, үзләренең бай фантазияләрен һәм талантларын күрсәттеләр.