Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Акция "Кошларны кышын ашату"

Кышлаучы кошларны өстәмә ашату каурыйлыларга гына түгел, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә дә файда китерә. Әңгәмә, танып-белү дәресләре һәм күзәтүләр аша балалар үз җирлегендәге кош төрләре турында беләләр, алар турында кайгыртырга өйрәнәләр.  Мондый акцияләр кошлар тормышы турында белемнәрне киңәйтә, балаларның һәм аларның ата-аналарының игътибарын кошларны өстәмә ашату проблемасына җәлеп итә, әйләнә-тирә мохиткә карата игелекле мөнәсәбәт формалаштыра. Кошларны ашатсаң, аларны үлемнән саклап калу мөмкин икәнлеген аңлау, аеруча шатлык тудыра. Шул уңайдан кышын кошларны ашату акциясенә без дә кушылдык.