Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Китап күргәзмәсе "Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы"

Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә, татар әдәбиятының классигы Һади Такташның (1901-1931) тууына 120 ел тулу уңаеннан "Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы" исемле китаплар күргәзмәсе оештырылды. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Аның ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе бүген дә актуальлеген югалтмый. «Зәңгәр күзләр», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Үтеп барышлый», «Мокамай», «Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре булып тора. Хөрмәтле китап укучылар, Такташ иҗатын яратучылар!  Сезне китапханәбездә көтеп калабыз.