Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Мастер - класс "Яңа ел бүләген үзебез әзерлибез"

Менә һәр кешенең көтеп алган бәйрәме — Яңа ел якынлаша. Китапханәдә дә  бик тырышып бу бәйрәмгә әзерләнәбез. Чөнки ел ахырында - ел буена иң күп китап укыган, төрле чараларда актив катнашкан балаларны чыршы астында бүләкләр көтә. Ә бүләкләрне матур-матур коробкаларга салабыз. Шул уңайдан китапханәдә “Яңа ел бүләген үзебез әзерлибез” исемле мастер-класс үтте. Моның өчен безгә - кайчы, кәгазь, буш коробка һәм ябыштырырга скотч кирәк булачак.  Матур кәгазьдән коробканы әйләндереп алырлык итеп кәгазь кисеп алабыз. Матурлап кырыйларын, як-ягын скотч белән ябыштырып куябыз. Эченә бүләк салырга да онытмагыз. Чыршы төбенә куярга матур коробкаларыбыз әзер. Яңа ел белән дуслар!!!