Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

"Яңа ел - әкияткә охшаган"

Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә китап укучы нәниләребез өчен «Яңа ел - әкияткә охшаган» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә китап укучылар кышкы темага багышланган шигырь, хикәяләр укый алалар. Ә инде «Кыш бабай мастерскоенда» үз фантазиягез буенча төрле уенчыклар ясый аласыз. Шулай ук китапханәбездә матур итеп бизәлгән чыршы янында фотога төшү мөмкинлеге дә бар. Нәни укучыларыбыз! Без сезне көтеп калабыз! Рәхим итегез!