Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Әкиятләр кичәсе "Әкияти дөнья"

10 декбарь  көнне Сарсаз-Баграж мәктәбенең мәктәпкәчә төркемгә йөрүче балалар өчен "Әкияти дөнья" дигән әкиятләр кичәсе үткәрелде. Абдулла Алиш, Габдула Тукай  һәм төрле халыклар әкиятләрен балалар бик яратып тыңладылар һәм геройларны танып үз фикерләрен җиткерделәр. Иң күп әкият геройларын белүче Арина Иванова булды.