Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Китап күргәзмәсе - «Батырлар даны – мәңгелек»

9 нчы декабрь көнне  Сарсаз-Баграж  авылы китапханәсендә «Ватан геройлары» исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. «Батырлар даны – мәңгелек» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Батырлык гади генә сүз кебек. Тик ул гади генә сүздә дә, үзенә карата күп мәгънә сыйган. Батыр булыр өчен кыюлык, кешеләрне, туган җиреңне ярату, эчкерсезлек, бирелгән антыңа тугры булу сыйган. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар нәкь менә шундый кешеләр турында сөйли дә. Китап сөючеләр бу күргәзмәне кызыксынып карадылар, китапларны өйләрендә укырга яздырып та  алдылар.