Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Андрей белән очрашу

Менә ничә еллар декабрь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә. Шул уңайдан Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә физик мөмкинлеге чикле Андрей Кузьмин белән очрашу узды. Очрашу гади генә булмады, чөнки Андрей һәряклап тырыш егет. Шигырьдә яза, картиналар да иҗат итә, матур җырлый да.
Кичәнең беренче өлешендә Андрей үзе белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Шигырьләре дә гади түгел, эчтәлекле, тормышчан. “Икәү” дип аталган шигырен дуслары П.Чернов белән А.Журавлевка багышлап язган. Әнисенә булган хөрмәтен “Ач, күзеңне” исемле шигырендә күрдек. Мәдәният хезмәткәрләренә багышлап “Мәдәният йорты”н язган. Ә “Без – миллион” исемле шигырен тыңлаганда күзләр яшьләнде. Бу шигырьдә без Андрейның бөтен җәмгыятькә әйтәсе килгән фикерен ишеттек.
Кичәнең икенче өлешендә А.Кузьминның картиналары белән таныштык. Күргәзмәгә 12 картина алып килгән иде. Һәрберсенең язылу тарихын, иҗат иткәндә нинди буяу кулланганын һәм картина аркылы кешеләргә нәрсә әйтергә теләгәнен җентекләп аңлатты. Андрей бүгенге көндә Зәй шәһәрендәге “Зәңгәр песи” рәсем ясау студиясендә шөгыльләнә. Матур картиналар иҗат итә.
Өченче өлеш мәдәният сәхнәсендә дәвам итте. Аңа дусты - Эдуард Белголов ярдәм итте. Эдуардта мәдәният йортында узган кичәләрдә актив катнаша. Бер караганда матур җырларын яңгырата, икенче караганда ул инде төрле шаян образларга кереп халыкның күңелен күтәрә. Шулай ук яшь башкаручы Алексей Красновның җырын да тыңладык. Алар безгә, тыңлап утыручыларга матур җырларын бүләк иттеләр.
Очрашуда Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм китап укучылар катнашты. Без, барыбыз да Андрейга яңа иҗади уңышлар, куйган максатынннан тайпылмыйча алга барырга, алга таба да очрашырга язсын дип таралыштык. Андрей, Эдик без сезне ничек бар шулай кабул итәбез һәм яратабыз!