Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Китап күргәзмәсе - "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәтлек елы уңаеннан китапханәдә  «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Китапханәгә китап алырга килгән балаларны күргәзмә белән таныштырып, сәламәтлекнең кеше тормышында тоткан урыны,  нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен нинди төп кагыйдәләргә таянырга,  начар гадәтләрне булдырмау өчен нинди сыйфатларга ия булырга кебек соруларга балалар белән бергәләп җавап эзлибез. Күргәзмә буенча күзәтү үткәрәм: начар гадәтләрнең (тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания һ.б.) зарары, чыныгу, дөрес туклану серләре, физкультура һәм спортның сәламәтлеккә уңай йогынтысы турында фәнни, шулай ук күргәзмәдә урын алган әдәби китаплар белән балаларны таныштырам.