Питрау бәйрәме
Елда Кашка Тау итәгендә уза торган Милли бәйрәмебез - Питрау бәйрәме быел пандемия сәбәпле, онлайн форматта узды. Казаннан килеп Питрау бәйрәмен төшереп киттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре, күрше авылдан килгән кунаклар белән бергә анда Сарсаз-Баграж китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Уенда Питрау бәйрәменә багышланган төрле күренешләр төшерелде. Халкыбызның йолалары, җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барылды.