Китап күргәзмәсе - "Хәтер - мәңгелек"
Китапханәдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Хәтер - мәңгелек» дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең максаты – китап укучыларда китап укуга теләк уяту, җиңүнең нинди юллар белән бирелгәнлеген аңлау иде. Биредә сугыш темасына багышланган шигырьләр, әсәрләр тупланган китаплар урын алды.