Тыл һәм хезмәт ветеранын котлау
Тыл һәм хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы - Утяганова Екатеринага Бөек Җиңү көнен якынайтуда үзенең фидакар хезмәтен һәм гомерен кызганмый, ач-яланган килеш тылда хезмәт иткәне өчен «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшыру тантанасы Сарсаз-Баграж мәктәбендә, укучылар алдында оештырылды. Тантанада сүз Утяганова Екатерина әбигә бирелде. Ул үзенең балачак хатирәләрен сөйләде. Кичәдә әбинең улы белән оныгы да катнашты.