Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

Акция “Әниләр турындагы әсәрләрне кычкырып укыйбыз”

4 март көнне Сарсаз-Баграж авылы китапханәсе Республиканың “Әниләр турындагы әсәрләрне кычкырып укыйбыз” акциясендә катнашты. Балалар өчен «Әнием - алтыным» әдәби сәгате үткәрелде. Балалар өчен чара Сарсаз-Баграж мәктәбендә үткәрелде. Акция әниләргә багышланган китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Китапханәче Марина Халикова яшь укучыларны әниләр турында шигырь һәм әсәрләр язган Гыймадиева Л.Н., Сабирова Л.Н., Сәйфуллин И.Г., Шәмси С.С китаплары белән таныштырды. Бу авторларның китаплары буенча кычкырып уку оештырылды. 4 сыйныф укучысы Васюков Федя А.Хәлимнең “Тал баласы Талхаветдин” китабыннан “Уенчыклар кибетендә”, 7 сыйныф укучысы Мартемьянова Юлия Л.Сабированың “Мыеклы фәрештә”  китабыннан  “Куллары йомшак иде”, Халиков Марсель Л.Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика” китабыннан “Әни нигә елый?”, Романов Ильмир “Әни кирәк!” хикәяләрен  укыдылар.

Чарада катнашкан нәни укучыларыбызны Нәкыйп Каштановның “Канатлы ай”, Рөстәм Мингалимның “Канатларың булса...”, Сәмига Сәүбанованың “Зурколак бишек эзли”  исемле хикәяләре белән таныштырдык.

Балалар белән һәр укыган хикәя эчтәлеге буенча фикер алышып, әниләргә авыр сүз әйтергә ярамавы, өй эшләрендә әниләргә булышырга, яратырга кирәк дигән фикердә, кичәне тәмамладык.