Сарсаз-Багряжская сельская библиотека - филиал № 28

"Ватанны саклаучылар көне" рәсем конкурсы.

  22 февраль  көнне,  23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышлап, мәктәп һәм садикка йөрүче балалар белән рәсем конкурсы уздырдык.      Конкурс алдыннан балалар белән әтиләр турындагы хикәя һәм шигырьләрне искә төшердек. “Солдатта булган диләр”  дигән җырны җырладык.     Конкурсның максаты  -  балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү; әтиләрне хөрмәт итү иде.

   Чарада 1, 2,3,4, сыйныф укучылары һәм садик балалары катнашты.

     Балалар белән әтиләр кебек көчле, кыю булырга кирәк дигән фикердә рәсемнәр  ясадык.