Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

День защиты детей

Күңелле балачак

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, Сармашбаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен бәйрәм уздырды. Балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Алар «Таяк тартыш», «Җитезләр», «Көянтә чиләк белән су ташу» кебек уеннарда катнаштылар. Уеннар арасында китап күргәзмәсе янында ял иттеләр. Бәйрәм ахырында чарада катнашучылар өчен бию флешмобы уздырылды. Барлык катнашучылар татлы бүләкләр белән сыйландылар.