Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Мадина Маликова «Тылсым, шәфкать».

Китапханәче язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Китап укучыларыбыз , без Мәдинә Маликованың барлык китапларын да яратып укыйбыз диделәр. Римма Ахатовна «Тылсым, шәфкать» романының эчтәлеге белән бик яхшы итеп таныштырды. Тәбрия Султангалиевна да бу романны бик яратып укыган. Мәхәббәт һәм иман... Боларның бер – берсенә катнашы мөнәсәбәте бармы? Иманлы кеше гашыйк булса, үз – үзен ничек тота да, имансызы нинди гамәлләр кыла? Шушы сорауларга җаваплар табып бик эчтәлекле конференция уздырдык.