Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Туган нигез утын саклаучы.

Туган нигез утын саклаучы.
Без, Сармашбаш авыл китапханәчесе һәм Хатыйп абый Миңнегуловның укучысы, хәзерге вакытта безнең актив китап укучыбыз Тәбрия апа Султангалиевна белән Хатыйп абыйның төп нигезе, туган авылы Апачта булдык. Туганлыкның кадерен белеп, аны күз карасы кебек саклап яшәүче Хатыйп абыйның сеңлесе Хәнифә апа белән очрашып бик озак кына хәтирәләр яңарттык. Хатыйп абыйның китапларына күзәтү ясадык. Хәнифә апаның да ике шигырь китабы чыккан алар белән дә таныштык.
Хәнифә апа - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Дуслык Байрагы ордены кавалеры.
Апач авылындагы төп нигез аларны һаман үзенә җыя. Бу йортның утын Хәнифә апа саклый. Саклый гына да түгел, ул дистә еллар туганнарын бергә җыя, туплый, яшәтә. Аның янында һәрчак рәхәт. Өстәл тулы сые, якты йөзе, акыллы киңәшләре, эчкерсезлеге белән үзенә тартып тора ул. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, минем укытучым, Хәнифә апа яныннан кеше өзелми. Авылга кайтучылар хәл белергә керә, укучылары котлап чыгып китәләр, туганнары җыела. Ә ул, якты елмаеп, һәркем күңеленә ачкыч таба. Җан җылысы, күңел матурлыгы бөтенебезгә дә җитәрлек аның.