Савалеевская сельская библиотека - филиал № 24

Фестиваль "Әдәбият һәм туган җир"

Сәвәлэй мәдәният йортында, китапханәчеләрнең "Әдәбият һәм туган җир" дип аталган фестиваль узды. Бу фестивальдә Якты Күл китапханәчесе дә катнашты. Кичәне "Сәвәләй фольклор" ансамбле үзенең " Машинада мамык җерлиләр" җыры белән кунакларны каршы алды. Килгән тамашачыга төрле-төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде;"Родного края разноцетья", "Земля родная, что дарит вдохновенье", "Красоту творим руками", кебек күргәзмәләр бар иде. Бу күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигешләр, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли орнаментларыбыз төшерелгән тәлинкәләр булды. Китап инсталляциясе "Китап яратучы бабай" дип аталды. Фотога төшү өчен "Минем Туган ягым" исемле фотозона эшләде. Күргәзмәләр тамашачыларда зур кызыксыну уятты.
Бәйрәмне китапханәчеләребез Наталья Рябова белән Эльвира Шатунова алып барды. Һәрбер чыгыш матур итеп шигырь белән тәкъдим ителде, керәшен халкыбызның "Печән өсте" йоласы күрсәтелде. Кичәбездә балалар катнашуы ямь өстәде. Шулай ук нәни дусларыбыз - Дарья Усманова, Амелия Рябова, Анастасия Рябова, Надежда Аксакова, Алиса Сабаева матур итеп Туган якка кагылышлы шигырьләр сөйлэделэр. Крәшен милли кулмэге турында Светлана Чернова сөйлэп китте, бию аша халкыбызның кием үрнәкләрен Роза Рябова, Анна Рябова, Ольга Исакова күрсәтеп биеделәр. Ә крәшен милли кулмәгенэ, Эльвира Шатунова, Якты Кул китапханәчесе киенгэн иде.
"Халкым шигърияте минем иҗатымда" исемле ачык микрофонны Якты Кул авылы ачып жибэрде. Үз шигырьләрен ижьҗан итүче, клуб мөдире Лэйлэ Сабаева да, шигырьлэрен укып китте. Бәйрәмебез “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды. Кичәбезгә бәяне Сәрия Минегалиевна Батршина бирде.