Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби кичә: "Гомерем минем моӊлы бер җыр иде…"

2018 елның 15 февралендә, Тʏбән Биш авыл китапханәсендә  Муса Җәлилнеӊ тууына 112 ел тулуга  багышланган  чара ʏткәрелде. Бу чарада Тʏбән Биш урта белем мәктәбенеӊ башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре  катнашты.   Китапханәче Кузнецова Лариса Николаевна укучыларны Муса Җәлилнеӊ тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды һәм аларга  «Герой шагыйрь- Муса Җәлил» дигән презентация тәкъдим итте. Соӊыннан  ветеран укытучы Кудряшова Евдокия апа  Муса Җәлилнеӊ «Ана бәйрәме»  дигән шигырен яттан сөйләде. Укучылар да шагыйрьнеӊ шигырьләрен яттан сөйләделәр,  аныӊ сʏзләренә язылган җырларны җырладылар. Викторина сорауларына дөрес җавап бирʏчеләр һәм шигырь сөйләʏчеләр конкурсында   җиӊʏчеләр билгеләнде.