Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

«Уңайлы мохит»

#Декадаинвалидов
#Доступнаясреда
#тотальныйтест
#Нижнебишевскаябиблиотека
2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясендә без китапханәчеләр дә, читтә калмадык.. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Тестлар традицион рәвештә онлайн форматта үткәрелә. Ул берничә тематик блок буенча сорауларны үз эченә алган: уңайлы мохит булдыру, инвалидлар белән аралашу этикасы, ситуацияле ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.