Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

"Безгә тынычлык кирәк!”

Тʏбән Биш авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы башланган көнне балалар һәм өлкәннәр белән очрашу узды. Очрашуны  Тубән Биш авыл китапханәчесе Кузнецова Лариса  Бөек Ватан сугышы темасына китапларга күзәтү белән башлады.

                  Шаулый урман, гөрли болын,

                  Яфрак яра тал- тирәк.

                  Батыр булып үсү өчен,

                  Уйлар чынга ашсын өчен,

                   Безгә тынычлык кирәк!

    Очрашуны    татар теле укытучысы  Шигабутдинова Гөлнара дәвам итте. Ул балалар белән әңгәмә үткәрде,  Советлар Союзы геройлары, сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итүче "Мемориал” исеме астындагы сайт белән дә таныштырды.

     Кичә ахырында укучылар һәйкәл янында 1 минут тын тордылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

     "Безгә тынычлык кирәк!” исеме астында узган очрашу һәр катнашучы күңелендә матур истәлекләр калдырды.