Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

“Кошлар рәхмәте"

#шәфкатьлелекярдәмчеллекизгелексыйфатларытәрбияләү
Әхсән Баянның “Кошлар рәхмәте" хикэясе белән танышп, төп темасын ачыкладык.
Кыр үрдәге камышлыкка оя ясаган. Ояга йомыркалар салган да бәбкә чыгарырга утырган. Шулчак каяндыр явыз төлке килеп чыккан. Ул кыр үрдәген йомыркалары өстеннән эләктереп алган да чапкан. Моны күрше абый күреп торган. Барып караса — ояда ун йомырка.
Күрше абый йомыркаларны алып кайта да тавык астына сала. Берничә көннән ун үрдәк бәбкәсе борын төртеп чыга.
Бәбкәләрне тавык җәй буе ияртеп йөри. Аларны дөнья белән таныштыра. Куркыныч булса, кыраклый, яңгыр яуса, суытса, аларны канаты астына җыя.
Үрдәк бәбкәләре шулай үсә, җәй җитә. Көз җиткәч, гаҗәп хәл була. Кара тавыкның бәбкәләре, җирне ташлап, һавага күтәреләләр. Канатлары белән җилпенепме-җилпенәләр. Тавык мескен кычкыра, кыраклый, әмма файда юк. Аның: «Карагыз, ярдәм итегез, харап була чебиләрем!» —дип әйтергә теләве иде.
Ә күрше абыйның бу хәлгә бер дә исе китми. Ул бит чебешләрнең үрдәк булып үскәннәрен белә.
Үрдәкләр йорт өстеннән берничә тапкыр әйләнеп очалар, нидер кычкыргалап куялар. Бу аларның, әлбәттә, күрше абыйга да, аларны үстергән кара тавыкка да шулай рәхмәт белдерүләре инде. Ә аннары алар бик еракка очып китәләр...