Нижне-Бишевская сельская библиотека - филиал № 20

Китап- үзе бер дөнья

Чарада китап-басмаларга аерым игътибар бирелде. Күргәзмәдәге басмалар  нинди генә материал белән  тышланмаган иде.  Басмаларның ниндиләре генә юк!

Чарада Татарстан китап нәшриятенең 100 еллыгы уңаеннан китаплардан торт күргәзмәсе күпләрдә кызыксыну уятты.
-Хәзерге заман балалары  бик бәхетлеләр. Чөнки китапханәләрдә, кибетләрдә  китапларның ниндиләре генә юк! Укырга гына кирәк, уку теләген булдырырга гына кирәк безгә. Үз вакытында укылган китап еш  кешегә нинди һөнәр сайлап алырга кирәклеген әйтеп бирә.

Түбән Биш -  якташ язучылар, күренеклеләргә бай төбәк. Алар - язучы, драматург, әкиятче Рабит Батулла, халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов,   Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наил Дунаев һ.б.лар.
Чарада аларның китаплары һәм алар турындагы китап-басмалардан  зур күргәзмә эшләде.   “Китаплар - якын дусларым” дип исемләнгән фотозонада фотога төшүчеләр дә шактый булды.