Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Безнең горурлыгыбыз бит алар.

2 октябрь Өлкәннәр көненә багышлап Куш-Елга мәдәни йортында "Безнен горурлыгыбыз бит алар" - дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Башлангыч мәктәп укучылары аларга багышлап шигырьләр укыдылар. Иң өлкән ак яулыклы әбиебез Икълимә апабыз үзе язган шигырен укыды. Матур итеп гармунда уйнап җырлар җырладылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Кичәбез бик матур узды.