Экологияга китап аша
Куш-Елга китапханәсе "Экологияга китап аша" районкүләм фестиваль бәйгедә катнашты.
Кичәбез "Табигатькә сәяхәт" дип исемләнгән тамаша белән башланып китте. "Табигать язмышы-минем язмыш" номинациясендә 8 класс укучысы Гарифуллина Алия үзе язган "Яз сулышы" иншасын тәкъдим итте." Табигать чисталыгы-күңел чисталыгы" номинациясендә китап презентациясе буенча Ралия Ахмадуллина шигырьләрен укыдык.
Китап күргәзмәләре, лэпбук китап, авыл табигате буенча фотостенд, "Авылым минем саф сулы" видеоролик эшләнде.