Куш-Елгинская сельская библиотека - филиал № 19

Су-тормыш чыганагы

Язгы каникул вакытында шәһәрдән кунакка кайткан балалар күп булды. Алар бик теләп китапханәбезгә  йөрделәр төрле чараларда катнаштылар. Алар белән китапханәгә якын "Хәзрәт чишмәсенә" килеп изге чишмә тарихын белергә җыендык. 

Чишмәнең тарихы бик тирәндә ул 18 гасыр ахры 19 гасыр башы язучысы, дин галиме, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчогыл исеме белән бәйле. Авылыбыз халкы элек - электән тырыш, белемгә омтылган хәзерге мәдәният йорты урынында мәдрәсә булган анда авылыбыз шәкертләр генә түгел күрше, Сарман, Минзәлә, Мөслим якларыннан килеп белем алганнар. Кышын мәдрәсәдә укып шунда яшәп җәен каникулга киткәндә чишмә суын эти - әниләренә күчтәнәч итеп алып китә торган булганнар. Ул мәдрәсәдә Таҗетдин Ялчогыл нәселе дәвамчысы Фәйзулла хәзрәт укыткан. 

Бу чишмә 2022 елда яңадан төзекләндерелеп "Хәзрәт чишмәсе" дип исем бирелде. Балалар белән су кадере  турында әнгәмә кордык.