Тәгәри китте йомгагы...
Әкият-халык авыз иҗатының борынгы шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларның берсе. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Китапханәдә "Тәгәри китте йомгагым" - дип исемләнгән китап күргәзмәсенә мәгълүмәт сәгате узды. Балалар матур бизәлгән китапларны кызыксынып карадылар. Әкият геройлары сорауларына төгәл җаваплар бирделәр. Үзләренә охшаган китапларны өйләренә укырга алдылар.