Суык-Чишминская сельская библиотека - филиал № 18

«Гаилә – бәхет ачкычы»

15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ!!! БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1993 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Сезгә бу күркәм бәйрәмдә иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын! Ил – көннәребез тыныч булсын! Бәйрәм белән, дуслар!