Суык-Чишминская сельская библиотека - филиал № 18

Урам фестивале “Әдәбият һәм туган җир”

          2019 елдан башлап районыбыз  китапханәләрендә урам фестивальләре  оештырыла. Быел ул туган  телләр  һәм халыклар бердәмлеге,  шулай ук  туган як елына багышланган.

 Фестивальнең максаты- гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне барлау, китапка игътибар юнәлтү,китап укучыларыбызны китапханәгә тарту.

  Быелгы “Әдәбият һәм туган җир” исеме астында үтүче фестиваль  Баграж җирлегендә башланып китте. Ә 19 май көнне ул табигатьнең иң матур җиренә урнашкан авыллларның берсе, күп кенә талантлар биргән Суык-Чишмәдә үтте.Фестиваль  Суык – Чишмә, Төги , Гүлкин китапханәләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәм чарасында  авыл халкы һәм кайткан кунаклар бик теләп катнашты.  Фестиваль үтә торган мәйдан кул эшләре,  китап күргәзмәләре  һәм милли бизәкле сөлгеләр белән бизәлгән иде. Кешенең беренче тапкыр  космоска очуына  60 ел тулу уңаеннан китап инсталляциясе һәм фотога төшергә теләүчеләргә фотозона оештырылган иде.

Фестиваль программасында татар, чуваш, рус милли киемнәре турында бай мәгълүмат  бирелде  һәм бу киемнәр халыкка күрсәтелде.  Шулай ук  милли бәйрәмебез булган  сабантуй күренеше сәхнәләштерелде.

  Авыл халкы бу чараны оештыруда өлеш керткән һәммәсенә рәхмәтләрен җиткерде.