Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Заһидә» Г.Сафиуллина китабы буенча

    Галия Сәлим кызы Сафиуллина 1962 елның 18 маенда Чирмешән районы Олы Кади авылында туган. Ул повестьләр гына түгел, шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Рафыйкова һәм башка эстрада җырчылары башкара. Шигърияткә шундый мәхәббәт һәм осталык аңа әтисеннән күчкән икән, Сәлим ага шигырьләр язарга яраткан, аның кулъязмалары әле хәзер дә саклана.

Галия Сафиуллина китаплары:

“Кереп барам гомер көзләремә“ - 2014 ел;

“Үкенечле ике язмыш“ - 2015 ел;

“Мәхәббәт корбаннары“ - 2016; 2018 еллар;

“Сыналган мәхәббәт“ - 2017 ел;

“Заһидә“ - 2021 ел.

-Һәр повестем тормыштан алынган, анда танышларым язмышы һәм аларны мин күңелем аша кичереп, күз яшьләре белән язам, - ди Галия Сафиуллина.

Чирмешәнле Галия Сафиуллина беренче җитди шигырен тормыш иптәшенең 50 яшенә багышлап язган. Хәзер дүрт китабы бар. Аның сүзләренә язылган җырларны Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара. Алай гына да түгел, ул үзе дә шигырьләренә көй яза, баянда, гармунда уйный.

“Сезне иҗат итәргә нәрсә илһамландыра?” - дигән сорауга Галия Сәлим кызы: “Туган авылыма, туганнарыма, балаларыма, дусларыма булган мәхәббәт”, -дип җавап бирә.

Конференция вакытында язучының  "Заһидә" исемле китабы турында фикер алыштык. Галия Сәлим кызы шигырьенә язылган җырлар тыңладык.