Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

Тройсын (Яфрак бәйрәме)

 Борынгыдан килгән бу матур йола Туңылҗа авылында һәр ел саен үткәрелеп килә.

      Хәзер ул Сабан туе бәйрәме традицияләрен дә үз эченә ала. Быелгы Тройсын алдыннан да, йоласына туры китереп, кичтән авыл буйлап гармуннар уйнап бүләкләр җыелды.

 Тройсын бәйрәме йоласының мәгънәсе шунда ки, яшь агачка теләкләреңне теләп ленталар бәйләү. Кемдер чирдән арынуын сорый, кемдер баласына бәхет тели һ.б. Соңыннан, теләкләр кабул булсын өчен, шул агачны елгага агызып җибәрәләр яисә күмеп куялар. .

   Бәйрәм җыр – биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар уеннарда бик актив катнашты. Бәйрәм күңелле үтте.