Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Китапханә зур бер гаилә"

      Әхмәт авылыннан Хамматовлар гаиләсе,,Китапханә зур бер гаилә' дип аталган район фестиваль - конкурста  катнашты. Конкурс Россиядә Гаилә елы кысаларында үтте. Барлыгы биш төрле номинация иде. Барлык номинацияләр дә тулысынча ачылды. Иң беренче гаилә визиткасы белән чыгыш ясалды.Монда гаилә традицияләре, фамилиянең килеп чыгышы, гаилә бердәмлеге турында сөйләнелде. Аннан кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Хамматовлар "Алтын башак" әкиятенә ияреп язылган сәхнәләштерелгән күренеш уйнадылар. Бу күренештә бала тәрбияләү , аларны гаилә эшләрендә катнаштыру чаралары аңлатылды. Шуннан соң гаилә фотолары белән таныштык.Фотоларда күренгәнчә гаилә бердәм булып эшли дә, ял да итә белә. Гөлүзә ханым үзе Раил Гатауллин оештырган  бөтенроссия күләм "Тәмле" марафонында катнашып финалга үтеп бара. Шуңа күрә үз эше итеп милли ризыклар күргәзмәсе дә әзерләгән иде. Соңыннан гаилә шигырь флешмобы башкарып җыр җырладылар. Кичә тәрбияви һәм иҗади үтте.